БУНЧУК и. төрки тар. 1) Бер башы очланган яисә шар куелган, ат койрыгы бәйләнгән таяк; төрек генералларының, соңрак поляк һәм украин гетманнарының, казак атаманнарының хакимлек билгесе. Ат кешнәгән тавыш ишетелде, Күңелемдә ерак чорлар көлде, Уклар очты, җәя тартылды да, Тастымалны бунчук итте колга, Аргамакта килде җилдерәсем, күкрәгемә тутырып дала исен. Тик кайда соң гаярь җайдак шаны? Р.Зәйдулла 2) Хәрби оркестрларда: ат койрыгы тагылган бәрмә музыка коралы |