БУНТАРЬЛАНУ ф. Ризасызлык күрсәтү, тискәреләнү, тәртипсезләнү Бунтарьлана бару Торган саен ныграк бунтарьлану Бунтарьлана төшү Бераз бунтарьлану Бунтарьланып алу Азрак, берара бунтарьлану Бунтарьланып бетү Бөтенләй бунтарьга әйләнү Бунтарьланып йөрү Озак вакытлар бунтарьлану. --- бунтарьланып йөргән Айдар һәм сылу, чибәр Вәсилә язмышы барчасын исәрткән иде. Б.Камалов Бунтарьланып китү Кинәт бунтарьлану Бунтарьланып кую Вакыты-вакыты белән азрак бунтарьлану. Бераз башына киткән булса, азрак бунтарьланып та куя [әти]. Г.Гобәй |