БУНТАРЬ с. рус кит. 1. Тынгысыз, көрәшкә атлыгып, ашкынып торган. Эшнең төбен бунтарь, баш бирмәс табигатьле Хәбиптән күрделәр… Г.Ибраһимов. Бунтарь кеше күңеле, ярларына кайтып төшкән дулкыннарга карап, монда тынычлык тапкан. С.Сөләйманова. Шул ук вакытта бунтарь шагыйрьнең бер шигъри юлы мәһабәт ирнең эчке халәтен аңлата иде бугай. С.Сөләйманова. Артык кайнар, бунтарь хисләремне Бәйләп куям Казык йолдызга. Р.Низами

2. и. мәгъ. Гыйсъянчы, баш күтәрүче кеше. Сәгыйть әфәнде, бунтарь белән бунтарьның аермасы бар бит. Ә.Фәйзи. Иртән җыйды мөдир-профессор «Әллүки»нең барлык бунтарен. Р.Рахмани



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә