БУНТ и. пол. сөйл. 1) Хакимияткә, җәмгыятьтәге кагыйдә-таләпләргә каршы чыгу, баш күтәрү; фетнә. Ләкин бу – акыл белән уйланган бунт. Самозванец үзен, патша, ди. Ул патшаның үз дәүләте бар. Ул дәүләтнең халкы аңа ышана, аңа табына. Т.Миңнуллин 2) Тавыш-гауга, ризасызлык. Егетләр бунт күтәрә, эшкә чыкмыйбыз, диләр. Р.Вәлиев. Шул Суыгаяк забастовканы бозды, Бунт чыгарып, начар ясады. Х.Туфан. Бу – демократия түгел. Бу – просто бунт! Х.Сарьян. Кибеттә нәни генә булса да бунт күтәрде. А.Гыйләҗев |