БУ’НКЕР и. ингл. 1) Коела, чәчелә торган йөкне ташу, саклау өчен, үзбушаткыч махсус савыт-җайланма. Сезнең менә күргәнегез бармы Бункерлардан икмәк акканын? М.Әгъләмов. Их! Алдан килгән булсагыз, мин сезгә быелгы әпәйнең бункердан ничек акканын күрсәтер идем. К.Тимбикова. Мин хәзер көненә сигезәр бункер ашлык суктырам. И.Сирматов 2) Судноларда: (бер) рейска җитәрлек күләмдә каты ягулык саклау өчен махсус урын, бүлмә һәм шул ягулыкның үзе. --- кораб бункер алган арада, утрауга чыгып керергә вакыттыр. М.Юныс 3) Тормышка куркыныч янаган чакта вакытлыча яшәү, эшчәнлек итү өчен махсус җиһазландырылган җир асты корылмасы. Ә ярты сәгать үткәч, шәһәрдә, металл катыш бетоннан салынган бункер эчендә, дөньяда иң куәтле «Суперфазатрон» эшли башлады. А.Тимергалин |