БУМЕРАНГ и. ингл. 1) Ыргытканнан соң, билгеләнгән ноктага тиеп, ыргытучыга кире әйләнеп кайта торган, як-яклары очлаеп килгән, бөгелгән яссы формадагы, тышкы ягы үткен йөзле һөҗүм итү коралы. Хәмит коңгырт күзләрен челт-челт йомып куйды, бумеранг сыман уртадан кырт бөгелеп төшкән мул кашлары турайды. Р.Вәлиев. Үч алам, дип, ахмак хәлдә калырга ярамый миңа. Мин аткан укның, мин төзәгән йөрәккә тимичә, бумеранг булып, үземә кайтуына һич кенә дә риза түгел. Т.Миңнуллин

2) Шул коралга охшаган рәвеш; алда эшләгән тискәре гамәлләрнең үзеңә начарлык булып әйләнеп кайту күренеше. Табигать, әлбәттә, җавапсыз калмады – бумеранг үзебезгә кайтып бәрде. Безнең эчәргә чиста суыбыз, суларга саф һавабыз юк икән, моңа без үзебез, бары тик үзебез генә гаепле. Ф.Әһлия. --- җитәкчелекнең бер даирәсе, формаль сәбәпләр табып һәм хакимият көченнән явыз файдаланып, мәгълүматны чикләүне дәвам итә икән, бу гамәлләре, бумеранг рәвешендә, үз башларына кайтып төшмәсме икән?! Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә