БУМА’ ЮТӘЛ и. мед. Коклюш таякчыгы китереп чыгара һәм көчле ютәл белән үтә торган йогышлы авыру (гадәттә 10 яшькә кадәрге балаларда була); русчасы: коклюш. Бума ютәлнең яшерен чоры 3 көннән 15 көнгә кадәр дәвам итә. Иң шәп календарь. С.Җәлал ярдәмчел остазының бума ютәлдән интегүен, көннән-көн сүнә баруын күреп тора, аның газаплы вафатын авыр кичерә. Казан утлары. Туберкулёз, кызамык, кызылча, полиомиелит, гепатит, бума ютәл һәм паротит кебек авырулар кичерүнең ахыры бик аянычлы тәмамланырга мөмкин. Мәгърифәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә