БУМАЗИ и. фр. 1. Бер ягы йомшак төкле киҗе-мамык тукыма. Баланы түшәгемә салып чишендердем дә, Хәдичә ханым мичтә җылытып килгән бумази белән, тәнен уарга керештем. Р.-Н. Гүнтәкин 2. с. мәгъ. Шул тукымадан тегелгән, эшләнгән. Ул бумази күлмәк өстенә җиңсез камзул кигән… Г.Исхакый. Сәрия җизнәсенә ярарлык кофта таба алмый бәргәләнде, ахырда, коенгач кия торган бумази халатын аның җилкәсенә салды. М.Маликова. Шәмәхә кара таплары белән чуарланып беткән яшел бумази материяле өстәл янында утырган чулак милиционер белән исәнләштем. Р.Төхфәтуллин |