БУМА и. 1. Баш мие зарарлануга бәйле, һушны югалту, тән тартышу, көзән җыеру кебек өянәкләр рәвешендә бара торган авыру; зыяндаш авыруы; эпилепсия. Бума икәнен шәйләдем, сугыш елларында бу афәтнең бик күп кешеләрне тинтерәткәнен хәтерли идем. А.Гыйләҗев. Тукмәт Михайласы армиядән бума чире алып кайтты. А.Гыйләҗев. Иван Телепнев сөйгәненең аягына төште, аякларыннан кочты: – Ул бума чире белән авырыймыни, Еленушка?! М.Хәбибуллин 2. с. мәгъ. 1) Буылдыра, сулышны кыса торган 2) Бума авырулы. Ләкин бума Шәрәфетдин аңа гына канәгать түгел иде. Х.Сарьян |