БУМ II и. ингл. сөйл. 1) Ыгы-зыгы, сенсация. Ни өчен дигәндә, бүгенге ФТР заманында, информация «бумы» чорында балаларны нәрсә белән булса да шаккаттыру, гаҗәпләндерү – үтә дә авыр эш. Р.Миңнуллин 2) Дөнья базарында билгеле бер төр эшчәнлектә, җәмгыятьтә, берәр тармакта активлык арту күренеше. Төзелеш бумы шартларында, архитекторларның хезмәт күрсәтүләренә сорау күләме һәм бәяләр артканда да, шундый үзенчәлек характерлы. Икътисад теориясе нигезләре |