БУЛЬТЕРЬЕР и. ингл. зоол. Терьерлар төркеменнән, инглиз терьерын инглиз бульдогы белән кушылдырудан барлыкка килгән, көчле мускуллы, кыска йонлы эт токымы. Бультерьер – килмешәк эт. Т.Миңнуллин