БУЛЬДО’ЗЕР и. ингл. Гадәттә җир тигезләүдә, туфрак күчерүдә кулланыла торган, тракторның алдына беркетелгән, киң көрәк сыман җайланма; шундый җайланмасы булган трактор. Ул нидер әйтте, тик нәкъ шул вакытта теге бульдозер тагын үкерергә тотынды, һәм аның сүзләрен Василий ишетмәде. А.Гыйләҗев. Һәрҗирдә күтәрү краннары, тырыш бульдозерлар, тынгысыз машиналар искеләрне ваталар, җимерәләр, яңаларны төзиләр. Р.Кәрами. Җимеш куакларын бульдозер белән актарып, болынны сөреп яталар. Г.Бәширов. Күк тулы кояш, авыл урамындагы бульдозер өйгән кар диварлар хәлсезләнеп калган, юлда юка боз элпәләре тирләгән, биек зәңгәр күктә – яз шавы. М.Мәһдиев |