БУЛЬДОГ и. ингл. 1) Этләр семьялыгыннан, зур гәүдәле, киң күкрәкле, юан кыска аяклы, тупыйк борынлы эт токымы; шул токымлы эт. Бәлки, синең солдат ышанычлы, бульдог сыман әрсез сакчыдыр?! Х.Туфан. Ак тәбәнәк эте дә, йөрисез шунда юкны майтарып, дигәндәй, хуҗасы аягы ягында гамьсез ятты, машинадагы бульдогның ырлауларын да ишетмәгәнгә салынды. М.Хуҗин. Бульдог токымлы этне беләсезме? Юлдаш 2) Кыска көпшәле пистолет |