БУЛЬВАР и. фр.< нем. 1. Шәһәр урамы уртасындагы аллея, агачлар утыртылган киң урам. Ә Берлин – таштан койган музыка. Мондагы скверлар, бульварлар, чәчәкләр тагын! Т.Әйди. Үскән ничек бульвар, бакчалар, – Еллар, ахры, байтак үткәннәр ---. Х.Туфан. Хәзер сәбәбен беләм: зур бульварларда йөргәндә, затлы рестораннарда ашап-эчеп утырганда, миемне өзлексез бер фикер тукып торды – боларның күп нәрсәсе безнең белән уртак лабаса... М.Мәһдиев. Казан урамында – саф татарча, Париж бульварында – французча, Лондон урамында инглизчә Сорый замандашлар: – Сәгать ничә? Р.Низамиев

2. с. мәгъ. күч. Түбән сыйфатлы . Укучылар күңелен яуламак булып, «бульвар» яки «вульгар» басмалар ишәйде. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә