БУЛЫШУ II ф. 1) Кызыксынып китү, мавыгу, мәшгуль булу. Үз мәшәкатьләре белән булышып, хатын-кыз Булатны онытып җибәрде. Я.Зәнкиев 2) Берәр кешегә бәйләнү, аны бимазалау, борчу. [Хуҗа Ахунга:] Моннан соң, минем эшемә тыгылып, минем белән булышмассыңмы? Н.Исәнбәт Булыша төшү Тагын да булышу Булышып алу Кыска вакыт аралыгында, бераз булышу. Бусы инде, кем әйтмешли, карты белән булышып алудан тәм табарга өйрәнгән карчыкның, форсаттан файдаланып, күңелен күкәй салдырып калырга маташуы гына. Ф.Сафин. Мин яшьтән үк гармун уйнарга яратам. Хромкада уйныйм. Бервакыт, баянда да булышып алдым. И.Юзеев Булышып йөрү Әле, хәзерге вакытта төрле урыннарда төрле кешеләр белән булышу Булышып карау Булышырга омтылу. Атаң да минем белә булышып караганые, оттырды. Т.Миңнуллин Булышып тору 1) Әледән-әле, еш булышу 2) Әле, сөйләү моментында булышу. Бала-чага белән булышып тормыйм, ди, күрәсең. Ә.Хәсәнов. Фатыйх абзый, синең белән булышып торырга минем вакытым юк, ни йомыш белән йөрүеңне әйт тә, давай, сызу җаен кара, диде. М.Шаhимәрдәнов Булышып утыру к. булышып тору ( 2 мәгъ.). Ярый, минем белән булышып утырма. Әнә бар, утын ярып кер. Т.Гыйззәт Булышып яту Әле, хәзерге вакытта булышу. – Кызым, әллә соң, белгән кебек... – диде ана кеше. – Атаң әҗәл белән булышып ята. Рифә Рахман. Иртәнге өчләр-дүртләр тирәсе. Бала йокысының иң татлы, ләззәтле төшләр белән булышып яткан мәле. Т.Галиуллин |