БУЛЫШУ I ф. 1) Ярдәм итү, ярдәм күрсәтү. Аңа урам аша чыгарга булыштылар, кая ничек барасын аңлаттылар. Ә.Мушинский. Булышырга сезнең кебек яшьләр кирәк. Н.Фәттах. Гөлҗиһан авылга теге атнада гына кайтып килде, әниләренә бәрәңге алырга булышты. Ф.Бәйрәмова

2) Файдалы булу, ярдәме тию . --- киләчәккә ышанычыбыз нинди нигезгә корылган, дигән сорауга җавап эзли, бүгенге көнебезнең дәверләр чылбырындагы урынын, әһәмиятен тоярга булыша... М.Вәлиев. Мондый [капма-каршы төшенчәләрне бәйләнештә сурәтләү] алым[ы] шагыйрьнең уй-ниятләрен халыкка үтемлерәк җиткерергә булыша. Х.Миңнегулов. --- йолдызнамә ярдәмендә, кызларга үз-үзләрен аңларга булыша, файдалы киңәшләр бирә. Кызлар энциклопедиясе

Булыша башлау Ярдәмгә килү, булышырга тотыну. Урманов, бераз хәл җыйгач, аңа булыша башлады. Г.Әпсәләмов

Булыша килү Элек-электән, даими булышу. Күрше килер, күрешә килер, үлсәң-калсаң, булыша килер. Мәкаль

Булыша төшү Бераз булышу

Булышып алу Чагыштырмача кыска вакыт аралыгында бераз булышу. Бакчалар да начар эшкәртелгән... Бераз булышып алмый булмас, дип уйлады Хәлим. Г.Гыйльманов. Ә иртәгәсен уракчыларга бер-ике сәгать булышып алырга булдык. А.Алиш

Булышып бетү Барысына да булышу. Белмим, бар кешегә булышып бетә алыр микән? Г.Каюмов

Булышып җибәрү Бераз булышу, нәрсә дә булса эшләргә ярдәм итү. Исем табышуда булышып җибәрүен көтеп, әтисенә карады, әмма әтисе малаеның үз башын эшләтүенә өметләнде. М.Хуҗин

Булышып йөрү Әле, хәзерге вакытта булышу. Гадирәк процедуралар үткәргәндә, санитаркаларга, шәфкать туташларына булышып йөрдек. Г.Галиев. Әмма минем, шулкадәр тырышып, безгә ихлас күңеленнән булышып йөргән әбиемне алдаганы, аннан астыртын гына көлгәне өчен, әнигә ачуым килә. Э.Шәрифуллина

Булышып карау Булышырга омтылу. Чөнки, өеннән бигрәк, аның ясаган сыннары, архивы да юкка чыкты. Аңа фатир алырга булышып карадык, барып чыкмады. Т.Миңнуллин

Булышып килү к. булыша килү. Ә бит, төптән уйласаң, хезмәте булган язучыларга һәм мораль, һәм матди, бүтәнчә әйтсәк, социаль яклау ягыннан хәйран гына булышып килә журнал. Р.Фәйзуллин. Бу вакыт эчендә, кулдан килгәнчә, колхозга булышып килдем. Борынгы Калатау итәгендә

Булышып тору 1) Әледән-әле, еш булышу. Алар [ястыкчы кызлар], туйга әзерлек башланган көннән алып, кызны кияү куенына керткәнчегә кадәр, гел кыз янында булып, бөтен эштә аңа ярдәмләшеп, булышып торалар икән. Ә.Еники

2) Әле, сөйләп тору моментында булышу. [Фидәил] --- сул аягы белән тезгенгә басып, үрмәләп диярлек, ат сыртына менеп китте. Габделхәй аңа арттан булышып торды. Н.Фəттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә