БУЛЫШЛЫК и. Ярдәм. Без бервакытта да үзебез генә тора алмыйбыз; һәрвакытта кешеләр белән бергә яшибез; бер-беребезгә булышлык кылабыз… Г.Гобәйдуллин. [Кави:] Миннән нинди булышлык кирәк соң сиңа, Хөршидә апа? Б.Камалов. [Әти-әнием] Сөенеп кенә калмадылар, булышлык та күрсәттеләр. Идел. Булышлык таләп ителсә, ярдәм кулы сузарга әзербез. Ватаным Татарстан |