БУЛУ ф. 1. 1) Чынбарлыкта, вакыт һәм пространствода урын алып тору. Җеннәр төнге сәгать уникегә хәтле богауда булалар. Татар мифлары. Дөньяда ничә җан булса, шунча йөрәк, шунча табигать бар; һәм шунча теләк вә әмәл бар. Г.Ибраһимов. Шул җыр булмаса – җирдә беркайчан да Таһир Зөһрәне яратмас иде. Р.Әхмәтҗанов. Менә нәрсәне истә тотарга кирәк: һәркем үз урынында булсын. И.Гази 2) Берәүнең милке, байлыгы саналу, аның карамагына керү, файдалануында тору. Әлтафи – класста иң зур малай, аның кесәсендә һәрвакыт чакматаш белән филтә һәм бакчада үстергән яшел тәмәке булыр. М.Мәһдиев. Хөррият булгач, эшлисе килми, Ашыйсы килә, дустым. Г.Афзал. Чикерткәнең биш баласы була – өчесе малай, икесе кыз. Ә.Еники. Бүлмәнең булу-булмавын белү максатыннан, кичке җидегә кадәр тулай торак ишек төбендә утырдык. Татарстан яшьләре // юн. килешендәге тәмамлыктан соң Берәүнең карамагына, милкенә күчү. Өзелеп сөярмен, Үземә булсаң гына. Җыр 3) Кемдер сыйфатында яшәү, тору. Кыскасы, җыр, көндәлек тормышта турылыклы юлдаш буларак, авыл халкын военкомат ишегенә кадәр озатып куя иде. М.Мәһдиев. Балаларга – йомшак, ягымлы, кирәгенчә таләпчән һәм каты куллы ана, иренә игелекле һәм тугры хатын була белде... Ф.Латыйфи 4) Табылу, килеп чыгу; мөмкинлек, шартлар туу 5) Барлыкка килү; хасил булу; ясалу. Анда җиләк тә булмый иде. М.Мәһдиев. Яктылык барда – биеклек күләгәсез булмый. М.Әгъләмов 6) Үсү, уңу (иген һ.б.ш. турында). Бөтен сынамышлар буенча, уңыш мул булырга тиеш иде – халык, җиң сызганып, кыр эшенә тотынды. М.Мәһдиев // Яралу, туу, үсеп чыгу 7) Әзерләнеп бетү, өлгерү // Өлгереп җитү, җитлегү 8) Булып узу, фактка әйләнү. Шәяхмәтнең беренче кат өйләнүе ундүртенче елда булды. М.Мәһдиев 9) Җитү, килү, туу (ел фасыллары, көн-төн турында). Иртә булды, [алар атка] атландылар. М.Госманов. Әллә соң, мин йоклаганда, кыш була башлаганмы? Г.Галиев 10) Тулу; үтү. Ул арада, балага биш яшь ярым була. Г.Гобәй 11) Барып чыгу, уңышлы тәмамлану. – Булмый, – диде, чырылдавык тавыш белән, Бикташов. – Булдыра алмыйм. А.Гыйләҗев. – Булды бу! – диде Шәймәрдән агай, эченнән генә кәефләнеп ---. Ә.Еники. – Булды болай булгач, – диде Нигъмәтулла абзыкай, сүзне тизрәк бетерәсе килеп. Ә.Еники 12) Үтәлү, гамәлгә ашу. Исемлек тикшерү менә болайрак булды. М.Мәһдиев. Булмады, бәхет булмады. М.Мәһдиев 13) Үткәрелү-оештырылу, үтәлү-башкарылу. Бу арада митинг буласы бит. Г.Коләхмәтов. Җыелыш була, Газзәгә байрак тапшырасы бар. С.Баттал. Елмаерга тырыштык, булмады. М.Мәһдиев. Аның дәресе дүшәмбедә беренче сәгать булганлыктан, соңга калучылар да, йоклап утыручылар да була. М.Мәһдиев // Игълан ителү, белдерелү, әйтелү // Бирелү (рөхсәт һ.б.ш. турында) . Мин инде, әни, әгәр сезнең рөхсәтегез булса, быел --- өйләнергә, диебрәк йөри идем. Г.Бәширов 14) Барып-килеп җитү, ишетелү, әйтелү (сүз, хәбәр, яңалык, хат һ.б.ш. турында). Мөселманнар җыелышына кереп, җәнҗал куптарган Абдул икәне мәгълүм булды. Г.Ибраһимов 15) Берәр максат белән кайда булса да бару, кемгәдер керү. Гомеремнең икенче яртысында мин бик ерак илләрдә булдым ---. М.Мәһдиев. Минем котыпта булганым юк, әмма папанинчыларга кабатланмас хөрмәт саклыйм. А.Гыйләҗев // Катнашу. Маслов губком бюросы утырышында булу сәбәпле, Һидият аны барган көнендә күрә алмады. Ш.Камал 16) Вакытны белдергән сүзләрдән соң килеп, берәр җирдә шулкадәр вакыт тору яки үткәрү. Без анда озак тормыйбыз, ике, өч, күп булса – дүрт көн булырбыз. Г.Ибраһимов 17) Әзерләнеп бетү (берәр җиргә бару, нәрсә дә булса эшләү өчен) 18) Чагыштыруны белдергән сүзләрдән соң килеп, сиземләүне белдерә; тоелу. Коридор буйлап, электр тогы узгандай булды ---. М.Мәһдиев. Кыек авыз турында сүз кузгату Исәнтәйнең өстенә салкын су койгандай булды. Н.Фәттах. Шулай да, Әмин Буранбаевич, сез әйткән язгы боздай булса булыр, мин үз фикеремне үзгәртми торам. Х.Сарьян 19) Тартымлы исемнән соң: тәэсир итү, йогынты ясау; тию. Бар нәрсәсен төяп алып китсен. Соңыннан миңа бәласе булмасын. Г.Камал 20) Чыгыш килешендәге тәмамлыктан һәм иясез җөмләдәге -п, -рга, -са форм. соң: эшли алу, булдыру, хәлдән килү. Синнән булмаса, үзем сөйләшәм. М.Мәһдиев. [Клараның җиңгәчәсе:] Һи, мут күз, Иркә туташымны колхоз эшенә чыгарып имгәтер идеңме әллә? Булыр синнән, денсездән… Ә.Еники, Мондый товар белән хан сараена да, Казаннан көнбатыштагы башка мәмләкәтләргә дә үтеп кереп була. Ф.Латыйфи 21) Һава торышы турында: яңгыр, кар яву; кояш яктырту һ.б. Ничек инде караңгы була, дөнья аларныкы инде. Ф.Әмирхан. Икенче, өченче көнне дә тоташ яңгыр булды. М.Мәһдиев 22) иярчен вакыт җөмләдә тартымлы исем фигыльдән соң килеп, бер-бер артлы барган вакыйга-хәлләрне атаганда: шунда ук, хәзер үк, дигән мәгънәне белдерә. Үзе – бер карыш, сакалы биш карышның сикереп төшүе була, болар дөнья куптарып сугыша башлыйлар. Әкият. Егетләрнең җиргә сеңүләре булды, арыш өстен шаулатып, көчле җил исеп китте, һәм, яман үкереп, зур кара күләгә шуып узды. Ә.Еники. Шәмсинең сикереп менүе булды, атлар тагын элеп алып чаба башладылар. Г.Бәширов 23) Иясез җөмләдә: җитте, җитәр, бетте, дигән мәгънәне белдерә. Туй агасы: [Исламга] Булдымы? Җырлап бетердеңме? [диде]. Т.Миңнуллин 24) юкл. форм. Иясез җөмләдә: мөмкин түгел, ярамый, дигәнне белдерә. – Алдама, – дип әйтә китап. – Алдамый булмый, – ди дөнья. Г.Афзал. Аңа хәзер кайнар аш кирәк, ансыз булмый. Э.Касыймов 25) Диалогта, ким җөмлә сыйфатында килеп: риза булуны, килешүне белдерә; ярый, яхшы, эшләнер. – Вәгъдәме? – Булды – вәгъдә! Ә.Еники. – Абдуллиннан [кымызны] кәрзине белән алып бир! – Була ул! – диде озын егет. Ә.Еники 26) Чыгыш килешендәге исемнәрдән соң килеп, кисәтеп куюны, боеруны белдерә. Үпкәләштән булмасын, үзе гаепле. Ә.Еники 27) Инфинитив формадагы, -макчы/ -мәкче, -рга/-ргә, -асы, -мак/-мәк формасындагы фигыльләр белән килеп, ниятләүне белдерә. Шәяхмәт, тәмле тел белән, тынычлык урнаштырмакчы булды. М.Мәһдиев. Мине, кунак дип, түр өйгә яткырмакчы булганнар иде, ләкин мин туй мәҗлесе өчен шулкадәр тырышып юган-җыештырган җиргә кереп ятарга бер дә теләмәдем. Ә.Еники. Булатлар шунда, капка төбендә, аны көтәчәк булдылар. Г.Ибраһимов. Бөтенләй үк китеп барганчы, бикә үзләренең өйләре янына да сугылырга булды. Н.Фәттах 28) -нда, -да формасындагы фигыль белән килеп: дәвам итү, дигәнне белдерә. --- берни белми йоклавында булды. Н.Фәттах 29) -ырдай/-рдай формасындагы фигыль белән килеп: чарасызлыкны белдерә. Бик килердәй булырсың – без булмабыз. К.Тинчурин 30) Киләчәк заман сыйфат фигыль белән килгәндә, зарурлыкны, кирәклекне белдерә. Сөйсәң, ярның сөй матурын, Сөйгәч, аласы була. Җыр // Катгый боеруны белдерә. Хәзер үк саласы бул галошыңны! К.Тинчурин // Боерык фигыльнең юклык формасында, катгый тыюны, кисәтеп куюны белдерә. Күренеп йөрисе булма! 31) Башка формадагы фигыльләр янында хикәяләүне белдерә. Кырмыска оясына таяк тыгып бутар да китте барды булыр. И.Гази. Ул [Габдулла] агач заводында кара эшче булып тамак туйдыра булган. Г.Ибраһимов 32) Билгесез үткән заман хикәя фигыль формасындагы фигыльләр янәшәсендә: юри генә эшләү, кылану, мәгънәләрен белдерә. Ул, җиңелчә гаҗәпсенү белән, миңа караган булды. Ә.Еники. [Хәлил Шимаев] Кайткач, Мәрвәр ханымның ашын ашады, чәен эчте, нәрсәдәндер зарлануын тыңлаган булып утырды. Ә.Еники. --- имеш, зоология укытучысына корчаңгы йоккан, шуңа күрә, дәрес вакытында, сәгать караган булып, бер кашынып ала икән. М.Мәһдиев 33) Шарт һәм хәл фигыльләрдән соң килеп: мөмкин, дигәнне белдерә. – Табылдыкны бирсә дә була. – Була, ник булмасын. Н.Фәттах. Мәхәббәткә каршы нәрсә әйтеп була? Ә.Еники 34) булыр Икән ярдәмче фигыле белән берлектә, ачулануны, гаҗәпләнүне белдерә. Булыр икән бу хәтле дә теңкәгә тигән эсселек! Ә.Еники 35) булса Үткән заман сыйфат фигыль янәшәсендә үкенүне белдерә. Эшләнгән булса, мондый хәлгә төшмәс идек 36) булдымы Эш-хәлләрне санаганда: әйеме, аңлашылдымы, шулай бит, дигәнне белдерә 37) Исем, сыйфатлар белән кушма хәбәр ясый. «Җиңел» генә дигән эш шактый авыр булып чыкты. М.Мәһдиев. Бер көн эчендә басу ала-тилә булып калды. М.Мәһдиев. Аңа җылы, рәхәт булып китте. Н.Фәттах. Аннан, ир бала, әнисенең җылы канаты астында гына үссә, нечкә көпшә кебек зәгыйфь, йомшак, кыюсыз була… Ә.Еники 2. кер. сүз функ. 1) Фигыль янында килгәндә: шулай итү хәерлерәк, мәгънәсен белдерә. Булмаса, кайтыйк, карчык, [балык] чиртми башлады. Г.Минский 2) була, булды Димәк, дигәнне белдерә. Алмыйм, дигәч, алмыйм була. Зинһар, юкка бәйләнмәгез. Г.Коләхмәтов 3) Югыйсә, юкса; алайса; һич югында. Булмаса, матурлыкны без үлчәп күрик… Ә.Синугыл-Куганаклы. Үзем сөйләшеп карыйм, булмаса! А.Гыйләҗев 4) Бәлки. [Камилне «китәргә ашыкма» дип кыстаучы Сөләйман:] Син, булмаса, бүген төнге поезд белән китәрсең. Һ.Такташ 3. бәйл. функ. 1) буларак Баш килештәге исемнән соң: кемдер сыйфатында, ниндидер сәбәптән, шулай булган өчен, мәгънәсен белдерә. Инде мин, олы кеше буларак, үземнең гомеремдә алган тәҗрибәдән чыгып, бернәрсә әйтмәкче булам: дөньяның төрле вакыты була. М.Мәһдиев 2) булып Хезмәтендә, эшендә, вазифасында, сыйфатында, мәгънәсен белдерә. – Без фәлән патшалыктан илчеләр булып килдек, – ди юлчы. Ә.Еники // Исемнәрдән һәм сыйфатлардан соң нәрсәгә булса да охшату, чагыштыру, мәгънәсендә; кебек, шикелле, сыман. Әле генә бит сабан тургайлары яшел уҗым өстендә ук булып атылып сайрыйлар иде. М.Мәһдиев. И телем – таныш мәкальләр, Әбиләр кылган дога – Ташландык мәктәп түрендә Көзге җил булып ела! Г.Афзал. Тик буйга таза ирнең куе кашлары бер-берсенә тартылган, иреннәре кысылган, шуңадыр, ахры, йөзе артык җитди, хәтта караңгы чырайлы булып күренә. Ә.Еники. Шәмси караңгыда аеруча зур булып күренгән бу кешенең монда, Сиваш уртасында, берүзе нишләп торуын төшенеп өлгергәнче, ул, карлыккан тавыш белән: – Кабельгә бәрелмә! – диде. Г.Бәширов 4. терк. функ. 1) булсын кбт. форм. Һәм, да/дә, мәгънәсен белдерә. Соңгы елларда аңа митингларда булсын, җыелышларда булсын, күп кенә чыгышлар ясарга туры килде. А.Расих 2) Яки, яисә. Кем белә, бәлки, яшь егетнең кич кунарга, булмаса чәйгә-фәләнгә килүе дә бик ихтимал. А.Шамов 5. кис. функ. 1) булгач Кабатлап әйтелгән сүзләр арасында килгәндә, көчле басым ясауны белдерә. [Илгизәр:] Рәхәт булгач рәхәт инде. Т.Миңнуллин 2) булып Гадәттә кабатланган исемнәр арасында килеп, хәтта, мәгънәсен белдерә. Мәдинә булып Мәдинә --- Борһанны мыскыл иткәндәй, кәкрәеп торган була бит. М.Хәсәнов 3) булыр Исем, алмашлык, хәзерге заман хикәя фигыльләр янәшәсендә чамалауны, фаразлауны белдерә, -дер/ -дыр кисәкчәсе функциясендә кулланыла. Белә булыр: бала пәйгамбәрләр Кәнтәйлеккә аннан өйрәнгән. А.Хәлим ◊ Булмаса булган икән Берәр эшкә тәвәккәлләүне белдерә. Бәй, аннан эш тормас, булмаса булган икән! Г.Бәширов. Булса (булырга) кирәк Мөгаен, бугай. Шулардан уңайсызланып булса кирәк, үзенчә сылтау табып, җәһәт кенә урыныннан торды. Ә.Еники. Булсын дип (эшләү), булсынга (йөрү, эшләү) Чын күңелдән тырышып, көч куеп, яхшы итеп (эшләү). Йокламый, бер ул йокламый, булсынга дип, булсынга, Ап-ак чәчле Вакыт булып, иелгән дөньясына... М.Галиев. Бер дә булсынга йөргән кебек түгел. Г.Гобәй. Булуы җиткән Әхлакый яктан соң дәрәҗәгә җитеп бозылган, тәртипсезләнгән. Малайның булуы җиткән: авызда – папирос, башта – кепканың тар козырёклысы. Г.Гобәй Булып алу Кыска вакыт эчендә булу. Тик берчак төнлә әти белән әни арасында бу хакта җитди сөйләшү булып алды… Ә.Мушинский. Идарәдә, һәр иртәне диярлек, вакытлы утырышлар булып ала. А.Гыйләҗев Булып бару 1) Һәрберсе эшләнү, тормышка ашу 2) Акрынлап, эшнең ахырына, көтелгән нәтиҗәгә якынлашу Булып бетү Башкарылуы, ахыргача тәмамлана алуы тәгаен күренеп тору. [Килделе-киттеле сөйләүчеләр] Монда килеп, булып беткән эшне бүлмәкчеләр. Г.Лотфи Булып җитү Тиешле дәрәҗәдә булу, җитлегү. Мин, үземнең лаеклы булып җитүемә һәм лаеклы рәвештә башкаруыма ышанып җитмәс борын, тынычлана алмыйм. Г.Бәширов Булып калу 1) Элеккечә калу, үзгәрмәү. Автор яңа әсәрләрендә дә туры, кыю сүзле булып кала. Ә.Гадел. [Китапта сүз] Гуннарның үзенчәлекле тормыш рәвеше, ирекле халык булып калу өчен алып барган көрәшләре, башка илләргә яулар оештырып, үзләрен дөньяга көчле кавем буларак танытулары турында бара. С.Шәмси 2) Ниндидер вакытка, вакыйгага кадәр булырга өлгерү Булып китү Билгеле бер моменттан соң, кинәт барысы да нинди дә булса сыйфатка, дәрәҗәгә ия булу. Кичәге колхозчылар бер көндә эшче булып киттеләр. А.Гыйләҗев. Коточкыч дәһшәт урынына әверелде, җан өзгеч фаҗигаләр мәйданы булып китте бу – якты офыкларга сузылган җәйге ямьле юллар! Ә.Еники. Эш узгач, барыбыз да акыллы, зирәк булып китәбез. Г.Бәширов Булып кую Көтмәгәндә, кинәт булу. Бу кечкенә буйлы энекәш киләчәктә Наполеон булып куярга да мөмкин әле. З.Хөснияр Булып тору 1) Даими рәвештә яки еш кабатлану. Андый хәлләр алгы сызыкта көн дә булып тора. Х.Камалов. Моның ише кансыз кыйнаулар еш кына булып тора иде. Ә.Еники 2) Һәрвакыт булу. Андый кешеләр, һәрвакыт, милләтнең горурлыгы булып торалар. Р.Илялов Булып узу Кайчандыр булу, булырга өлгерү. Әлеге әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар Башкортстан төбәгендә үткән гасырда булып узган хәлләргә нигезләнгән. В.Имамов Булып чыгу Эш яки хәл көтелгәнчә, уйланылганча яки, киресенчә, көтелмәгәнчә булу. Алар өчәү булып чыктылар. А.Гыйләҗев. Күз тиюнең бер катнашы да юк икән монда. Бар гаеп ала каргада булып чыкты. Н.Сладков. --- нихәл итмәк кирәк, чынбарлык хәтта хыялдан да көчлерәк булып чыкты. Н.Фəттах |