БУЛМАГАН с. 1. Кулыннан эш килмәгән, булдыксыз, уңмаган, эшкә сәләтсез, җебегән. Абзый! Абзый! Булмаган син, пешмәгән, Корсагың үскән, ә гакылың үсмәгән. Г.Тукай

2. и. мәгъ. Кулыннан эш килмәгән, булдыксыз кеше. Җыен булмаган, җыен җебегән безнең трестка җыелган. Соң, шул плитәләрне дә кайтарта алмагач, ник йөрисең монда җил куып?! Казан утлары

◊ Булмаганны болгату Юкны бар итеп күрсәтеп, шаулап йөрү, юкны сөйләү. Куй әле, зинһар, Габделкави, булмаганны болгатма. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә