БУЛДЫРУ ф. 1) Барлыкка китерү, тудыру, иҗат итү, эшләү; ясау; тормышка ашыру, үтәп чыгу. Булдырган да – хатын, бөлдергән дә – хатын. Мәкаль. Көчле гаскәр булдырып, тәхеткә үзегезнең шаһиншаһны утыртып кую урынына, менә нинди хәлгә төштегез, ә? Б.Рафиков 2) Нинди дә булса эшне үти алу мөмкинлеге булу, көч, сәләт, булдыклылык җитү. – Рәхмәт, апайлар, булдыргансыз, – диде ул. Х.Сарьян 3) Өлгертү, әзерләп җиткерү . Ул, самавырын тизрәк булдыру өчен, ашыгып чыгып китте. А.Расих. Аш булдыру. Мунча булдыру Булдырып бару Һәммәсен рәттән булдыру Булдырып бетерү Барысын да булдыру, үти алу. Баһманны алыштырырга хыялланучы егетебез дә бар... Булдырып бетерә алмыйбыздыр, билгеле, ләкин омтылыш бар. Ф.Баттал Булдырып җиткерү Тиешле дәрәҗәдә булдыру. Эшне алып бара алуыма шикләнмим. Иң кыены – үзеңнең уйларыңны «подпольеда» тоту. Шунысын булдырып җиткерүемә ышанып бетмим. Х.Камалов Булдырып йөрү Әле, сөйләү моментында нинди дә булса эш белән мәшгуль булу. Абыең күптән мунча булдырып йөри. Д.Бүләков Булдырып калу Нинди дә булса вакытка, эшкә кадәр булдырырга өлгерү. Кулың көчле икән – эш булдырып кал, Бу күңлемнең чәреген сындырып ал. Котб Булдырып карау Булдырырга омтылу. Ләкин, булмый, кулымнан килми, дигәнгә генә тормыш җайланмый бит. Булдырып карарга кирәк. М.Кәбиров Булдырып килү Аз-азлап, акрынлап булдыру. Беркөнне Әпсәләмов, гаҗәпләнеп: «Маһинур апа, булдырып киләсез бит, байтак киметкәнсез», – дип шаяртты. М.Фәйзуллина Булдырып кую Алдан ук булдыру. Балалар мәктәптән кайтып җиткәнче, ашны булдырып куярга кирәк. Г.Камал Булдырып тору 1) Һәрвакыт, гел булдыру. Ә шатлыклы хисләр кеше өчен турыдан-туры ләззәт чыганагы булдырып тора. К.Гыйззәтов 2) Әле, хәзерге вакытта булдыру. Ул инде [шкаф белән бүленгән ара квартирада] прихожийны булдырып тора. К.Гыйззәтов Булдырып чыгару Ахырына кадәр булдыру, эш сәләте, булдыклылыгы җитү. Шул өстләренә алган эшне матур иттереп булдырып чыгаруны бөтен күңелемез берлән телимез. Г.Исхакый Булдырып чыгу Булдыра алу, ахырына кадәр эшләргә көче, сәләте җитү. Кайсыдыр командир сугышчыларын атакага күтәрә алмый. Тагы Мамакка кушалар. Булдырып чыга. Х.Камалов. Шуны булдырып чыксаң, бурычның мөһимлеген истә тотып, үзеңә, беренче чиратта, диңгез буена юллама булыр... Р.Мирхәйдәров |