БУЛДЫКСЫЗ с. 1. Эш рәтен белмәгән, булдыра алмый торган, эшкә сәләтсез, кулыннан эш килмәгән. Мин үзем, заманында, булдыксыз кеше түгел идем. Кулымнан килмәгән эш юктыр. С.Сабиров

2. и. мәгъ. Кулыннан эш килми торган кеше. – Булдыксыз, дип, каенанам җелегемне киптерә инде-е-е, – дип үкерергә тотынды. Н.Гыйматдинова. Күпме әрәмтамакны, булдыксызны, бушбугазны алып ташларга булышты минем язганнарым. Г.Ахунов. Сөенәмен дусларым күпкә, Булдыксызның булмый дуслары. Сөенәмен дошманым күпкә, Мескеннәрнең булмый дошманы. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә