БУЛАЧАК с. 1. Булу-булмавы алдан билгеле булган; нәрсәгә булса да әзерләнгән. – Энем җаным, булачак ул яңа фатирыңа мин дә сыя алмам микән? – диде ул. Р.Вəли. Булачак филологлар, иң борынгы төрки текстларны уку, тәрҗемә итү процессында, тарихи-чагыштырма анализ элементлары белән таныша. Ф.Нуриева

2. и. мәгъ. Киләчәк, туар вакыт. Ышанычым арта минем, Үз-үземә өмит белән карый башлыйм булачакка. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә