БУЛАНУ ф. 1) Пар бөркү, пар чыгарып тору. Ә тәлинкәләрдә инде дәү әнинең, мул итеп май салган, бераз шикәрләгән ак боткасы булана. М.Рәфыйков. Кышкы авыр йокыдан соң әкренләп уяна барган җир булана, юл кырыйларында умырзая башын калкыта, агачлар бөреләнә... Г.Әпсәләмов 2) Парлану, пар тамчыларыннан дымлану. Тәрәзә пыялалары буланган. Ш.Камал. Көннәр кызу, ә безнең өстәге киемнәр авыр, респиратор аркылы суларга һава җитми, күзлекләр булана. Ә.Салах Булана бару Торган саен ныграк булану Булана башлау Буланырга тотыну Булана төшү Беркадәр булану Буланып бетү Тәмам, бик нык булану Буланып калу Нинди дә булса сәбәп белән буланган хәлгә килү. Яңгыр явып үтте, җир җәйгедәй буланып калды. Ш.Галиев Буланып китү Азрак булану Буланып тору Әле, күз алдында бу чыгару. Бәрәңгеләр, табак тулып, буланып торалар. Г.Ибраһимов. Буланып торган бәрәңге өеме безнең алга килеп басты. М.Кәрим Буланып чыгу Кинәт бу барлыкка килү Буланып яту Әле, сөйләү моментында бу чыгарып тору. «Диңгез күзе» инде бу. Аны бөтен авыл шулай дип йөртә. Ул, кечкенә булса да, кыш буе катмый, гел буланып ята. Г.Бәширов |