БУКЧА и. гади с. Киндердән, күннән теккән сумка. Мин, кыршылган буш букчамны селки-селки, вак, ач башаклы арыш арасы сукмакларын үтеп, авылдан-авылга йөрим. А.Гыйләҗев. Букча аскан теләнче карт, көртләр ерып, Айга карап юл бара. Р.Фәйзуллин. Ул аңа киндердән әйбәт букча да тегеп бирде. М.Маликова |