БУКСИР и. голл. 1. Тагып яки этеп йөртә торган үзйөрешле судно. Идел белән Камада купец Стахеевның икмәк баржаларын тартып йөргән бу буксирны мин бик яхшы беләм. С.Сабиров. Кырмыскадай тырыш, көчле буксир зур корабны пирслар арасыннан порт уртасына сөйрәп чыгарды да борынын ак маяк ягына каратып борып куйды. М.Юныс

2. с. мәгъ. 1) Су транспортын, йөзмә корылмаларны һ.б.ш.ны тагып йөртә торган (суднолар турында). Ә без затонда буксир пароходларны сугыш корабларына әйләндерәбез, броня белән ныгытабыз, туплар, пулемётлар белән коралландырабыз. С.Сабиров

2) Төзеклеген югалткан коры җир транспорты машиналарына ярдәм күрсәтә, аларны тагып сөйри торган. Буксир машина

◊ Буксирга алу Эштә артта калучыларга ярдәм итү, ярдәмгә килү. Башта, безне узып китмәсеннәр, дип тырыштык, тырыштык та, инде, алар артка калгач, буксирга алабызмы? Р.Ишморат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә