БУКИНИСТ и. фр. Борынгы, күптән басылган һәм сирәк очрый торган яки кемнең дә булса файдалануында булып, шуннан алынган китаплар белән сату-алу итүче. Теге йолдызлы түрәнең китапларын әллә кайчан инде букинистка илтеп биргәнбез, аның әсәрләре басылган «роман-газета»ны билгеле инде, макулатурага тапшырганбыз. М.Мәһдиев. Ул кунагын кабинетка чакырды, күптән түгел генә букинистлардан сатып алган, сирәк очрый торган китапларын күрсәтте. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә