БУЙСЫНУ ф. 1) Берәүнең хакимлеге астында булу, аңа баш ию, хөкеменнән чыкмау; куелган таләпләрдә, шартларда, кысаларда яшәү. Каһәр суксын бу буйсынып яшәүне! Ш.Маннур. Кем дә кем әмеремә буйсынмый, ачлыктан тәгәрәп үләчәк. Н.Гыйматдинова 2) Нәрсәгә дә булса бәйле булу яки бәйле хәлгә төшү. Шулай да, баш очында «кулак улы» дигән домокл кылычы эленеп торуга карамастан, әти, еш кына, карарларны идеологиягә буйсынып түгел, ә халыкка яхшы булсын, дип кабул итте. М.Шәймиев. Инде үземне «җүләр» дип әрләүләрдән дә арыдым һәм, тәкъдиремә буйсынып, тып-тын гына яраттым. Н.Гыйматдинова. Күк гөмбәзе, ни гаҗәп, табигатьнең җәйге кануннарына буйсынмыйча, бозлы яңгыр яудыра иде. Н.Гыйматдинова 3) Кемнеңдер яки нинди дә булса оешманың һ.б.ш.ның турыдан-туры җитәкчелеге астында булу, рәсми рәвештә аның карамагында тору. Югары Авыл, Сазтамакларның һәрберсендә үз советлары бар иде. Алар сиңа [Кариле авылы советына] буйсынмый иде. Э.Касыймов 4) Кемнең дә булса хөкеменә, ихтыярына яки нәрсәнең дә булса иркенә бирелү. Аның бу куркак хатынга буйсынырга исәбендә дә юк иде. Н.Гыйматдинова. Ибәт Атабаевичка буйсынмау, тәвәккәллегенә сокланмау мөмкин түгел. М.Галиев Буйсына бару Торган саен ныграк буйсыну, акрынлап буйсыну. Аит, берничә минуттан теше сызлый башлаячагын сизеп торган кеше кебек, арыну чарасы булмаган курку тойгысына буйсына барганын тоеп алды. Ә.Гаффар Буйсына башлау Буйсыну билгеләре күренү. Ахыр килеп, күпсанлы шивәләр, диалектлар, сөйләшләр ике төп полюс – борынгы болгар теле һәм борынгы татар теле нормаларына буйсына башлаганнар. Р.Әхмәтьянов Буйсына төшү Берникадәр, бераз буйсыну Буйсынып бетү Тәмам, тулысынча буйсыну. Саулыгы ташып тормаса, Чыңгызхан, җитмеш ике яшендә, Кытайның аңа буйсынып бетмәгән өлкәләрен яуларга походка чыгып китмәс иде. А.Хәсәнов Буйсынып йөрү Һәр урында, һәрвакытта буйсыну. Мин гел ниндидер программага буйсынып йөрергә, гел аерылырга, гел китәргә тиеш. М.Мәһдиев Буйсынып калу Ниндидер моменттан, сәбәптән соң буйсыну. Седовның «Фока» исемле корабын бозлар кысалар ---. Седов аларга буйсынып калмый, киртәләргә карап тукталмый. А.Алиш Буйсынып килү Һәр очракта, электән үк даими буйсынган булу. – Сез моңарчы Мусаның һәрбер фәрманына буйсынып килдегез, инде, зәкят дип, ул сезнең малларыгызны алмакчы була, сез нишләп торасыз? – диде. Җ.Зәйнуллин Буйсынып тору Һәрвакыт, гел буйсыну. Синең белән тора башлавына ике-өч ай да узмаган, беткәнче сиңа бирелеп, буйсынып торган хатыныңнан шикләнә дә башла, имеш! Ә.Еники |