БУЙЛЫК и. 1) Төзелештә: буйга салырга яраклы, буе белән шуңа туры килгән материал (агач, борыс һ.б.). Манара үзәгенә дигән агач ботаксыз кара чыршы, йә булмаса төз нарат булсын, ди. Дүрт буйлык агачны каян табасың тиз генә. М.Мәһдиев

2) Тукыма тукуда: буй җебе; киресе: аркаулык. --- чәпер – аркавы калын, буйлыгы нечкә тукыма. Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә