БУЙЛЫ с. 1) Буй сызыклары булган; буй-буй. Әнә шул буйлы материалдан бер чалбар белән бер пинжәклек бирергә кирәк аңа. Ш.Маннур

2) Алдында килгән сүзләр белән, озынлыкта, буе шуның кадәр, дигән мәгънә белдерә. Ак күлмәктән, каратут йөзле, уртача гына буйлы, имәндәй таза гәүдәле бер егет, тәрәз буена утырган җиреннән, тирә-якны күзәтеп уйга талган. Н.Хәсәнов. Тирән чанага утырып, ниндидер бер озын гына буйлы кеше белән бергә, Габдулланың әнисе килеп төште. Ә.Фәйзи. Кыска буйлы кеше үҗәт була, дия иде күрше. М.Галиев. Җиңел, җыйнак гәүдәле, кечерәк буйлы, түгәрәк йөзендә балалык алсулыгы һәм чисталыгы сакланган утыз тирәләрендәге кеше иде бу. М.Маликова

3) Озын гәүдәле, буйчан. Ул, буйлы булса да, кайбер кинәт үсеп киткән кызлар кебек, котсыз сузан, юка кыз түгел иде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә