БУЙЛА’У ф. 1) Бер баштан икенчесенә таба бару, буй юнәлешендә үтү. Буй белән су буйламыйлар. Мәкаль. Су буйларын ничә буйладым, Бирим, диеп чәчәк бәйләмен. Җыр. Озак-озак, тауар кибетләрен буйладым. Н.Гыйматдинова 2) Сулыкның тирәнлеген – баскан килеш, ә тирән урында, чумып, буй белән чамалау. Янә китә идек уйнарга, Йә җиләк җыярга, йә урманга, Йә Уралга, суын буйларга. М.Фәйзи 3) махс. Буй юнәлешендә нәрсә булса да тоту, беркетү, буй итеп тегү. Тәрәзә төбем – роза гөл, Лента белән буйлыймын. Җыр 4) Тоттырмыйча, буйсынмыйча чабу. --- бераз юантыграк Зариф калыша башлый. Алай да, сер бирәсе килмичә, «ат буйлады» дигән булып, кырыйга чабып кереп китә, ягъни аты хуҗасына буйсынмаган, янәсе. Р.Әмирхан Буйлап бетерү Буй юнәлешендә үтүне төгәлләү, ахыргача буйлау Буйлап кую Алдан ук буйлау Буйлап чыгу Башыннан ахырына кадәр буйлау |