БУЙЛАТЫП бәйл. 1) Буйга таба юнәлештә; буйлап. Ефрейтор, дамба буйлатып, кәкре адымнар белән карышлап, теге якка чыга һәм иңенә аскан автоматын күтәреп бер болгый да «Старт!» дип аваз сала. А.Тимергалин

2) Нинди дә булса әйбердән, җайланмадан файдаланып, шуның ярдәмендә; белән, аркылы, аша. Җаны күтәрә алмастай кичерешләрен дә ул толымнары буйлатып җиргә тапшыра сыман. К.Тимбикова. Елганы басма буйлатып чыктым

3) Яныннан, янәшәсеннән, читеннән, кырыннан. Кайберләре, сихерләнгән шикелле, койма буйлатып [Әхмәт] артыннан баралар: – Инде дә үзәкләрне өзә, инде дә йөрәкләрне телгәли шул моңнары белән, – диләр. Г.Бәширов. Партизаннар шуны гына көтеп торганнар икән, тау буйлатып, эшелонга ата башладылар. Р.Мостафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә