БУЙЛАП бәйл. 1) к. буенча ( 1 – 3 мәгъ.). Ул, төзелеш идарәсенә килеп керүгә, гөрелдәтеп аваз сала, кабинетлар буйлап, пышылдау китә: «Хәтамтаев килде... Хәтамтаев үзе...» М.Галиев. Насретдинны алып киткән көнне, аналы-уллы күршеләренә керделәр, авыл буйлап йөрделәр. Т.Миңнуллин. Аны мир буйлап эзләп интекмәс бит инде, янында гына син тыпыр-тыпыр биегәндә. Н.Гыйматдинова. Карап йөрим кораб буйлап, сөйләшеп утырыр кеше юк. Ә.Хәбибуллин 2) Яныннан, кырыеннан, янәшәсеннән, буеннан. Уң якта стена буйлап, уң һәм арт як диварга беркетеп, киң сәке ясалган. Ф.Бурнаш |