БУЙДАК с. 1. Әле гаилә кормаган, өйләнмәгән, гаиләсез, ялгызак. Ләкин аны Әсфан исемле буйдак егет коткарып кала. Ә.Мотыйгуллина 2. и. мәгъ. Өйләнмәгән ир-ат. Димәк, ул янәдән карт буйдак булып калды. Т.Галиуллин. Буйдакларның хәзер бездә базары зур. М.Кәрим 3. рәв. мәгъ. Өйләнмичә, өйләндермичә. Егет кешене озак буйдак йөртү дә килешми. Ф.Сафин. Апабызның улы Мансур һаман буйдак булып йөри иде. Сөембикә |