БУ’Й-БУЙ с. Берәр өслек, тукыма һ.б.ш. өстендә берничә рәт булып сузылган, буй сызыклы бизәк юллары булган. Өстәлләрем – буй-буй такта, Гөлләрем урам якта. Якты йолдызларга карыйм, Сине сагынган чакта. Җыр. Суфия күз яшен сөртә, ә битендә буй-буй кара эз сызыла. Н.Гыйматдинова. Фәтхетдин өстенә саргылт буй-буй коленкордан теккән пинжәк, шакмаклы чиста күлмәк кигән. Р.Хафизова |