БУЙ I и. 1. 1) кыек форм. Аркылыга перпендикуляр торган озын юнәлеш, нәрсәнең дә булса озын ягы; киресе: аркылы. Нурыйның урамга буе белән салынып, салам белән ябылган алты почмаклы өе икегә бүленә. Г.Ибраһимов. Уф, ул дәрьяның тирәнлеге, киңлеге. Йөз бер – аркылы, бер – буй, чум төбенә, эзлән, кирәк энҗеләрне тапмый калма. С.Поварисов. Тауны аркылыга да, буйга да гизгәндер инде шулхәтле гомер эчендә. Н.Гыйматдинова. Келәмне, каютада яхшылап төреп, өске түшәмгә, бер кешегә дә комачауламый торган итеп, буе белән бәйләп куйдым. Ә.Хәбибуллин 2) Озынлык; киресе: иң. Каралты-кураларың белән теләсәң – буйга, теләсәң иңгә табан җәел. Н.Гыйматдинова. Шулай йөри-йөри, теге өстәлнең артына да кереп китә, арттан да бер-ике буй буйлый, йөри торгач, ачык ишектән чыгып ук китә. М.Мәһдиев 3) Гәүдә, сын (гадәттә аның озынлыгын, биеклеген күздә тотканда). Бәс, әй угыл, «гыйлем вә мәгърифәт» дигән нәрсә буйга вә кыяфәткә карап булмыйдыр. К.Насыйри. Югыйсә, буйга да озын үзе, тик буыны сыек. Н.Гыйматдинова. Тарихта исеме калган шәхесләрнең күбесе буйга нәкъ аның кадәр генә булган икән. М.Галиев. Бер-бер артлы барсалар, буйга карап, үзенең иң артта атлыйсын ул белә иде. Р.Хафизова 4) Нәрсәнең дә булса янәшәсеннән сузылып киткән өслек; өслектәге ара. Йә, ничек соң, Агыйдел буйларын күреп, күңелең хушландымы? Р.Ишморат. Тау итәгендәге бүген урылган арышны кичә күреп киткән идем, --- бу башы кичә үк балавыз хәлендә иде. Ә иртәгә бөтен буе шулай булачак. Г.Гобәй. Амазонка буйларында «такейра» дигән гаҗәеп кабилә яши. Татарстан яшьләре 5) кыек форм. Якын-тирәсендәге, янәшәсендәге, янындагы, чиктәш. Тозны, бричкага, арбага төяп, --- Идел буендагы Владимир пристаненә илткәннәр. А.Муранов. Уразбайга, төп нигезебез исәпләнгән шушы тау буендагы өйгә кайтып, өстәл янында бераз юангач, күңел күзләрем белән дә күрергә тырышып карарга өйрәнгән ике урыным бар. Р.Ишморат. Инеш буендагы талларга хәтле, яфракларын коеп, сусызлыктан көйрәп утыралар. К.Нәҗми 6) Нәрсәнең дә булса өстендә, нинди дә булса җирлектә сузылып киткән сызыкларның, төсле эзләрнең, бизәк юлларының эзе. [Кыйналган картның җилкәсендә] Ике буй булып, камчы эзе каралып ята иде. Г.Ибраһимов 2. с. мәгъ. 1) Билгеле бер үлчәм озынлыгында булган. Миңа кысалык ике буй дүрәл генә кирәк булыр. Т.Мөбарәков 2) Озынлык белән бер юнәлештә булган. Ул [барабанлы җыйгыч] ике буй борыс ярдәмендә комбайнның ургычына беркетелә. Урып җыю машиналары. Судан чыгарып, киптерергә таратып салганнар иде, ике буй мунчаланы, кәчтүн эченнән биленә урап, алып кайтып китте. Ф.Сафин 3) Сузылып-озынаеп торган, озын; биеклеккә таба үскән (сабаклар, кәүсәләр һ.б.ш. турында). Буй камышлар, буй курайлар җиргә бөгелеп сындылар. Н.Исәнбәт 4) махс. Тукыманың озын якка сузылган җепләре; киресе: аркау. Чалбарны кискәндә, тукыманың буй җебе арт һәм ал як яртыларының уртасыннан уза. Йорт эшләре ◊ Буй бирмәү Буйсынмау, санламау, күнмәү. Сәлмән карт йортка буй бирмәс бу «малай актыгы»ның мондый сүзләрен, башта, колак яныннан игътибарсыз уздырырга тырышып йөрде. Ф.Хөсни. Буй бөгү Бил бөгү, буйсыну, түбәнчелек күрсәтү. Пугачау патшаны күрсә идең, Алларыннан буй бөгеп узса идең. Җыр. Буйга җитү сир. Гәүдәгә, буйга үсеп җитү . [Габбас] Кече яшьтән, үзебезнең фәкыйрьлек аркасында, дөньяның рәхәтен күрмәде. --- буйга җитә башлагач, авыр эшкә чумды. Ш.Камал. Буйга узу Йөкле булу. Бертөрле дә авыруың юк синең. Син бары буйга гына узгансың, кызым, буйга. А.Шамов. Буйга һәм аркылыга Бик җентекләп, бөтен нечкәлекләренә дә игътибар итеп. Маркс белән Энгельс, һәркайсы, – философия тарихын буйга һәм аркылыга өйрәнеп чыккан галимнәр. К.Гыйззәтов. Буй җиткезү к. буй җитү. Буй җиткезеп килә торган яшь кыз бит, әллә нәрсәләр булуы бар... Г.Гыйльман. Буй җиткерү к. буй җитү. Кызың буй җиткерә, аңа да бирнәлек акча хәстәрләрсең. Н.Гыйматдинова. Буй җитмәслек Тиңләшү мөмкин булмаган, зур бөеклеккә ирешкән . Аяз ага – минем өчен, гыйбрәтле язмышы белән дә, олы иҗаты белән дә, буй җитмәслек илаһи шәхес. Р.Вәлиев. Буй җитү 1) Үрелгәндә, кул җитәрлек булу. Габдулла верстак өстенә менеп басты һәм шүрлеккә үрелде. Юк, болай гына буй җитәрлек түгел икән. Ә.Фәйзи; 2) Мөмкинлеге булу, көч җитү; берәр нәрсәгә, максатка ирешергә көченнән, хәленнән килү. – Егет бит бу, – диде начальник, хатынына Сәлимне мактарга тотынды. – Ләкин политбүлек бүләгенә буйлары җитмәде менә. Г.Гобәй; 3) Балигъ булу, җитлегү. Газизә буйга җитте инде. Ә.Фәйзи. Кызык кына сүзләр дә булгалап ала, кайчакта, ана белән буй җиткән кыз арасында. Ф.Хөсни. Буй тарту Гәүдәгә, озынлыкка кинәт үсеп китү. Шул бер-ике ел эчендә Айсылу, буй тартып, үсеп китте. Н.Исәнбәт. Буй үстерү Гәүдәгә, буйга үсеп җитү. Бер егетне карата алмый Буй үстермәм, кыз булып. Г.Ибраһимов |