БУЗЛА’У ф. 1) Борчулы тавыш белән, сузып-сузып кычкыру, чакырып өн салу, үкерү (дөя турында). Дөя килеп бузлайдыр, Бутасы аның юк микән? Дастан 2) күч. диал. Иңрәү, шыңшу, сыкрану. Исмәгыйль карт, Сәрби карчык бузлап елап йөриләр. Бәет. Йусефә тәвә бузлап зари кылди: «Бән Кәнгандән кэлүрмен», – дәюр имди. Кол Гали. Кыз чыгып киткәндә, анайлары бузлап кала. Д.Рамазанова Бузлап тору Бертуктаусыз бузлау. Язмыш учакларын актарганда, Бузлап торган кузга үреләм. М.Нәзиров |