БУЗАРУ ф. Ачудан, нәфрәттән бүртенеп кызару. Азамат ир Туктамыш, Гайрәтеннән бузарып, Киң Җанбайга аны әйтте ---. Дастан. Бу сүзләрне ишеткәннән соң, карачылар, алдануларыннан кызарып, бузарып, хан алдында оятка калсалар да, карачылыкларын саклап калуларына куанып, тиз генә койрыкларын бордылар. Т.Нәбиуллин

Бузарып чыгу Тоташ бузару. Таза муены кызарып, бузарып чыккан иде. Р.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә