БУЗА II и. Шау-шу күтәрү, җәнҗал, гауга. Шагыйрь булган кеше «шагыйрь» булса, Кан кыздырып күпертәме буза? Ә.Синугыл-Куганаклы ◊ Буза кубару (куптару, кузгалту, күтәрү) Дау кубару, шау-шу күтәрү, тавыш чыгару. Без кузгалып киткәч, озак та үтми, конторда гауга чыккан, буза күтәрелгән. Г.Хафизов. Аларның беренчесе – Мәскәүнең аеру сәясәте, икенчесе – тарихны һәм милли үсешнең мәгънәсен аңлап җиткермәгән кешеләрнең буза кубарып йөрүе. Татар мөселман календаре |