БУЕНЧА бәйл. 1) Буй юнәлештә барган эш-хәрәкәтне белдерә; буйлап, буй юнәлештә. Урам буенча болганчык сулар йөгерде. И.Гази. Төркем коридор буенча китте. М.Маликова 2) Вакытны белдергән сүзләр белән килеп, эш-хәлнең барлык шул вакыт дәвамында башкарылуын белдерә; буена. Гомере буенча башы бурлактан кайтмаган Гаделшаны үтерткәннәр. Г.Толымбай. Төннәр буенча китап өстендә күз бетәштереп, йөз саргайтып утырганчы, мин аны үзем йорт алып бару үнәренә өйрәтермен. Казан утлары 3) Нәрсәдән булса да файдаланып, шуның ярдәмендә; белән, аркылы, аша. Кемдер кыр телефоны буенча боерыклар тапшыра. К.Нәҗми. Эш, салымнар буенча җиңеллекләр ясапмы, ничек тә Әүхәдине күндерүгә терәлеп кала... Ә.Фәйзи 4) Нәрсәгә дә булса нигезләнеп, шуңа таянып, шул җирлектә, шуны исәпкә алып, мәгънәләрен белдерә. Эш шунда ки: тел, үзенең табигате буенча, бик тә сизгер, тере организмга охшаш. Г.Бәширов. Ниндидер шәҗәрә буенча, үзен уникенче буынга чыгара иде. Х.Сарьян. Аларның кулъязмасы нигезендә, урыс һәм Европа галимнәре эпитафия текстлары буенча фәнни хезмәтләр бастырып киләләр. М.Әхмәтҗанов 5) Эш-хәлнең максатын белдерә; өчен. Ул, аеруча әһәмиятле бер участокны өйрәнү буенча, һәр төнне диярлек, разведкага йөрде. И.Гази 6) Сәбәпле, аркасында, нәтиҗәсендә. Бу алтын игеннәр табигать мәрхәмәте буенча гына үсмәгән бит, аларны кеше үстергән. Г.Әпсәләмов 7) Кайсы да булса өлкәдә, юнәлештә. Мин химия буенча яңа проблема өстендә эшлим. Ш.Камал 8) Тиңләштерү, эш-хәлнең чыганагы мәгънәсен белдерә. Хәзер аның доклады буенча бик кызу аңлаш бара. Г.Ибраһимов |