БУЕНА бәйл. 1) Буй юнәлештә барган эш-хәрәкәтне белдерә; буйлап, буй юнәлештә. Шундый тойгы белән яшим, гүя тормышымның буена күзгә күренмәс кыллар сызылган. Б.Камал 2) Вакытны белдергән сүзләр белән килеп, эш-хәлнең барлык шул вакыт дәвамында башкарылуын белдерә. Бала-чага, көннәр буена, бака кебек, суда быкырдый. Р.Хафизова |