БУЕ бәйл. 1) Буй юнәлештә барган эш-хәрәкәтне белдерә; буенча, буйлап. Авылга кергәч, атыбыз урам буе барды да кинәт кенә тыкрыкка борылды. Сөембикә

2) Күләм ягыннан чагыштыруны белдерә; озынлыкта, буйлыкта; биеклектә. Ай китте, ел китте, артына әйләнеп караса, энә буе җир китте. Әкият. Дагалау станогының астагы каен аратасы, ике җиреннән шартлап сынып, ярты җир буе ераклыкка очты. М.Мәһдиев

3) Вакытны белдергән сүзләр белән килеп, эш-хәлнең барлык шул вакыт дәвамында башкарылуын белдерә. Гүя ул гомере буе яшәмәгән, гүя ул гомере буе йоклаган да менә бүген кинәт кенә уянып киткән. Р.Вәлиев. Теге адәм моның сарыгын, тавык-чебешләрен суйдырып, каклаган казын ашап, төче коймакларны майда йөздереп, җәй буе сыйланып ята. М.Галиев. Әйтүең өчен, якын итүең өчен, сине гомерем буе искә алырмын. Ә.Хәбибуллин. Сөлчәдә юылган күлмәк төне буе тынгылык бирмәде. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә