БУДЫРУ ф. Нәрсәне дә булса кысып урау, буып бәйләү. Аит бабайны, тотып, чи каеш белән беләкләреннән, ботларыннан будырып, кырга чыгарып ташларлар. К.Насыри. --- ул [кыз] путасын шулкадәр нык будырып бәйләгән ки – биле муены чаклы гына, юк-юк, чәч толымы калынлыгы гына калган. К.Кәримов Будырып кую Будырылган хәлдә калдыру. --- күперенке кара чәчләрен маңгай турысыннан ал тасма белән бәйләп куйган да биленә, алъяпкыч сыман, итәк сыман итеп, кыска гына киндер кисәге будырып куйган. Н.Фəттах |