БУДЫРГЫЧ с. 1. Сулыш алырга кыен булган, тынны кисә торган. --- шундый җылы агымга килеп кергәч, әтисе аңа: «Бу җылы будыргыч һаваны шайтаннар җибәрә. Алар, колакларын шәңкәйтеп, әнә теге тирән чокырда утыралар да иманлы кешеләрне күргәндә көрсенәләр. Бу – аларның тыны», – ди. А.Гыйләҗев

2. и. мәгъ. сөйл. Оекны, балакны һ.б.ны тарттырып, будырып куя торган сузылмалы тасма. Оекны тотар өчен, будыргыч сатып алдым



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә