БУДУАР и. фр. Байлар йортында хуҗабикәнең үзенә генә билгеләнгән бүлмә. Бусы – күчереп йөртелә торган стена: кунаклар килгәч, алып куясың, киткәч, үз урынына урнаштырасың, бер якта зал, икенчесендә – минем будуар... М.Маликова. Вакыйга – Парижда, хәзерге заманда. Циля Фонкның бик шәп җыештырылган будуары. Г.Камал |