БУДДИЗМ и. рус Б.э.к. 623 – 544 елларда Һиндстанда барлыкка килеп, Көнчыгыш илләрендә (Монголия, Кытай һ.б. илләрдә) таралган, Алланың бер булуын танымаган (күп аллага табынган) дин; христиан, ислам белән бергә, өч бөтендөнья диненең берсе. – Теләсәгез, мин сезгә бер брошюра бирәм, – диде рухани. – Анда дөньяда иң киң таралган диннәр – христиан, буддизм, ислам, иудаизм турында кыскача гына мәгълүмат тупланган. М.Маликова |