БУГЫЧ и. Кысып бәйләр өчен, сузылмалы тасма, бау. Шул вакыт бүртеп чыккан чигә тамырын «чалт» иттереп кисә, әшәке кан, ага-ага да, бугычны ычкындыргач, туктап кала. Н.Хәсәнов