БУГАЙ кис. Билгесезлек, икеләнү, чамалауны һәм фактның дөреслегенә сөйләүченең ышанып җитмәвен белдерә. Зыя исә, гомерендә беренче мәртәбә бугай, аның кулларын үбеп, күзендәге яшьләрне күрсәтмәскә тырышкан әдәм кебек, йөзе белән, Мәрьямнең калку күкрәгенә егыла. Г.Ибраһимов. Хатын туздырыр инде: казан астына утын ваклыйсы барые бугай. И.Гази. Бу яшәештә, Хак Тәгаләнең кануннар тәртибен бозмас өчен, кемнедер рәнҗетергә дә туры килер бугай. Н.Гыйматдинова |