БУГАЗЛА’У ф. 1) сөйл. Сую. Беркөнне болар икесе киңәштеләр дә, төнлә кунаклаган җиренә барып, әтәчне бугазладылар. Г.Тукай. Әгәр дә татарлар баш булган җирдә берәү моңар башка гадәт белән хайван бугазласа, үлем җәзасына мөстәхикъ була. Г.Гобәйдуллин. «Корбаныңны җәфалап өстерәп барма, азапламыйча бугазларга тырыш», – дигән. Мәгърифәт

2) Бугазын чәйнәп өзеп үтерү, юк итү, бетерү (ерткычлар). Бүре сарыкларны бугазлый. Г.Тукай

3) күч. Ирексезләп, бик каты сорау, таләп итү. Монда, бюллетень бугазлап, врачларны җәфалап бетергәч, Казанны яулап алырга булдыңмы? А.Гыйләҗев

4) күч. Үтерү, юкка чыгару, бетерү

Бугазлап алу Кинәт бугазлау; бик нык таләп итеп, ирексезләп, үз дигәненә ирешү. Моның сәбәпләрен Әмир караңгы төн җиткәч, анда да әле Шәйсолтанны бугазлап алгандай сораштыргач кына ачыклады. В.Имамов

Бугазлап ату Искәрмәстән, тиз арада бугазлау; ачудан юкка чыгарырга әзер булу. Шушы минутта, әтисенә тел тигезгән өчен, Кәримне бугазлап атарга әзер иде. Ф.Сафин

Бугазлап бару Һәрберсен бер-бер артлы бугазлау. Аерылганны – аю булып, бүленгәнне, бүре булып, яшерен генә бугазлап бара. Х.Сарьян

Бугазлап бетерү Барысын да бугазлау

Бугазлап йөрү Өзлексез, рәттән, озак вакытлар буе бугазлау

Бугазлап ташлау к. бугазлап ату. Ерткыч җәнлекләр арасында бердәнбер бүре кавеме шундый: үзенә тиң дошманын җиңгәч, бугазлап ташламый, өстенә менеп, юешләп мыскыллый да исән калдырып китеп бара. М.Галиев

Бугазлап тору Әле, хәзерге вакытта бугазлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә