БУГАЗ I и. 1) Муенның алгы өлеше; тамак төбе, авыз эченең арткы өлеше. Әллә ничек, бугазларны чеметтереп төшеп киткән шикелле булды [эчемлек]. Г.Камал

2) Сулыш юлының өске өлеше. Ул әйтмәкче булды – теле әйләнмәде, бугазыннан өне чыкмады. М.Әмир. Хатын, бугазына бодай бөялгән үрдәк сыман, «ыйк-ыйк» диде. Н.Гыйматдинова

3) Шешәләрнең тар авызы, тамагы, муены

◊ Бугазга бугаз килү (ябышу) Бер-берсенең бугазыннан алып, аяусыз сугышу; үзара ярсып талашу, ызгышу. [Муса:] Урлашып баедың! [Габдуллаҗан:] Син үзең – күмер карагы! (Бугазга бугаз киләләр.) К.Тинчурин. Бугазга килү Эш яки вазгыятьнең ашыгычлык таләп итүе турында. Бугазга терәлү к. бугазга килү. Монда эшләр тәмам бугазга терәлгән. Ш.Камал. Бугазга ябышу Берәр нәрсә өчен кискен гаепләп чыгу; үтерү, бетерү. Берәү булса, бу сүзләр өчен Насыйбуллага ташланыр иде, бугазына ябышыр иде. Т.Миңнуллин. Шушы коточкыч буран[да] --- ике йөз метрда бер-берсенең бугазына ябышырга әзер торган ике фронт яшеренгән. Г.Әпсәләмов. Бугаздан алу Берәр нәрсәне эшләргә тупас рәвештә мәҗбүр итү; котылгысыз хәл алдында калдыру. Бугаз ерту гади с. Акыру-бакыру, гайрәт чәчеп кычкырыну, җикеренү. Камали йөри, ди ич, «кемгә – война, кемгә – файда» дип, бугаз ертып. К.Нәҗми. Бугаз киерү к. бугаз ерту. Кычкырмагыз әле, нәрсә бугаз киерәсез? Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә