БУА’Р ЕЛАН и. зоол. Ялганаяклы еланнар семьялыгыннан, башлыча чүлләрдә һәм ярымчүлләрдә яши торган, гадәттә корбанын гәүдәсе белән чорнап буа торган, агусыз эре ерткыч елан; русчасы: удав. Ханикә дә, ханның күзеннән бөркелгән салкын зәңгәр уттан куырылып, буар елан авызына суырылып килгән куяндай дерелдәп, нәфис бармакларын изге китап өстенә куйды. Р.Зәйдулла. Икенче очракта, бер португалияле буар еланны үз иленә алып кайтмакчы була. Кызыклар дөньясында. Иң әүвәл король буар еланнары китерелә. Кызыклар дөньясында. Буар елан итеннән пешерелгән кәтлитләр, рагу Вьетнам рестораннары өстәлендә төп урынны алып тора. Шәһри Чаллы |